ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Казанда “Татарча диктант”ны 2 мәйданчыкта язарга мөмкин
Иртәгә Казанда “Татарча диктант”ны 2 мәйданчыкта язарга мөмкин

Иртәгә Казанда “Татарча диктант”ны 2 мәйданчыкта язарга мөмкин

Иртәгә Казанда “Татарча диктант” акциясе уза. Диктантны 2 зур мәйданчыкта, студентлар, галимнәр, язучылар белән бергә язарга мөмкин булачак. Теләгән һәр кеше килеп, татар теле буенча үзенең белемнәрен тикшерә ала.

24 апрель 10:00 – Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2 йорт. 3 кат, актлар залы).

24 апрель 13:20 – Казан дәүләт энергетика университеты (Мулланур Вахитов урамы, 18 / Красносельская урамы, 51кД.
Д-104 аудиториясе)

Белешмә: Быел “Татарча диктант” 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак. 24 апрельдә диктантны Татарстанда, 25 апрельдә Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә язачаклар. Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.

Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар, иҗат кешеләрен генә түгел, татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләре дә катнаша ала.

Акция Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*