Кичә Казанның Габдулла Тукай музеенда “Мин татарча сөйлшәм” акциясе кысаларында “Казан квиз” интеллектуаль уены узды.
Квизда 3-6 кешелек 10 команда көч сынашты. Катаншучылар әдәбият, тарих буенча сорауларга җавап бирделәр. Иң тапкыр катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде.
“Казан квиз” – Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле уздырып килгән “Татар-дозор” бәйгесе нигезендә яңартылган уен.