ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанлылар “Татарча диктант” язды
Татарстанлылар “Татарча диктант” язды

Татарстанлылар “Татарча диктант” язды

Бүген, 24 апрельдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул унберенче мәртәбә үткәрелә һәм шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышлана. Акциядә катнашучылар Габдулла Тукайның шигырен һәм «Бәхет» хикәясен яздылар.

Иң элек катнашучыларны КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов һәм “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов сәламләде. Алар катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, студентлар, галимнәр, журналистлар катнашты.

Текстны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша укыды. “Татарча диктант” акциясе традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*