“Татарча диктант” акциясендә Актанышның 2нче мәктәп укучылары да катнашты. Алар татар теле дәресләрендә үз белемнәрен тикшерделәр.
“Белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган иде. Текст бик кызыклы булды. Укучыларыбыз тырышты, сынатмады” – дип хәбәр бирделәр Актаныштан.


