Яңа Чабаксар татарлары бөтендөнья белән бүген татарча диктант язды.
Менә өлгерәбез бит!
Бөек Габдулла Тукайны искә алдык, тормыш юлын искә төшердек, шигырьләрен укыдык.
Күренекле җырчы Венера Ганиеваны тыңлап диктант яздык.
Бөтен катнашучылар бөек Тукай юлларын уку һәм язу җиңелрәк икәнлеген билгеләп үттеләр. Зур мәгънәгә ия һәрбер җөмлә җиңел ишетелә һәм җиңел языла икән, зур талант дигән күренеш белән очрашу шул буладыр инде ул.
Оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтләр.