ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов, киң җәмәгатьчелек татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, конгресс хезмәткәрләре дә катнашты.

Шулай ук тантанага ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күпсанлы кунаклар килгән иде.

Мәртәбәле кунакларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Тукай шигыренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән каршы алды.

Озакламый Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Тукайның тууына 140 ел тулуга, Туган тел көненә багышланган тантаналы чара башлана. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*