ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстан укучылары Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Казанга сәяхәткә килделәр
Чуашстан укучылары Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Казанга сәяхәткә килделәр

Чуашстан укучылары Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Казанга сәяхәткә килделәр

Кичә Чуашстан мәктәпләренең уку алдынгылары, төрле чараларда актив катнашкан 7-11 сыйныф укучылары Казанда сәяхәттә булдылар. Чара Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, “Якташлар” җәмгыяте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе белән берлектә оештырылды.

Сәяхәт “Якташлар” җәмгыяте рәисе Фәнис  Чабатов һәм укучыларның Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салудан башланып китте. Аннары укучылар Казанның иң борынгы һәм рухи яктан бай тарихи почмагы – Иске татар бистәсендә булдылар, тарихи биналар белән таныштылар.

Иске Татар бистәсе – Казанның татар халкының күпгасырлы тарихын чагылдырган уникаль тарихи үзәге. Биредә борынгы мәчетләр белән беррәттән, сәүдәгәрләрнең зиннәтле йортлары, мәдрәсәләр урнашкан. Шуларның берсе, Апанай мәдрәсәсендә булдылар. Бу- Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан тарихи уку йорты. Ул үз эченә мәчетне, мәдрәсә бинасын һәм алар тирәсендәге бөтен тарихи-мәдәни комплексны ала.

Сәяхәтнең дәвамы – укучыларның язучылар берлегендә язучылар белән очрашуы. Алар Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт советы депутаты, якташыбыз Ркаил Зәйдулланың эш бүлмәсендә булдылар! Шагыйрә, Алинә Хисамиева (ул шулай ук популяр җырлар авторы буларак та билгеле) укучыларны үзенең иҗаты белән таныштырды. Укучылар үзләре дә зур сәхнәдән Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр.

Бу очрашу, шиксез, истәлекле вакыйга. Язучылар белән аралашу укучыларга әдәбият дөньясына эчке яктан күз салу, иҗат серләрен үзләре теләгән кешеләрдән ишетергә мөмкинлек бирә.

Сәяхәт Чуашстанда туып-үскән, хәзер Татарстанда яшәп иҗат итүче артистларның “Якташлар” исемле зур концерты белән тәмамланды. Ул Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*