2026 елның 26 апрелендә Баку шәһәрендәге «Каюм Насыйри исемендәге белем-мәдәният үзәге»ндә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган халыкара мәгърифәтчелек акциясе — «Татарча диктант» үткәрелде.
Чара башланыр алдыннан катнашучылар тарафыннан татар халкының рәсми булмаган гимны — «Туган тел» җыры акапелла рәвешендә башкарылды. Бу мизгел туган телгә хөрмәт һәм милли мәдәни мираска тугрылык хисләрен тагын да көчәйтте.
Акциядә кече яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, яшьләр, шулай ук урта һәм өлкән буын вәкилләре катнашты. Диктант текстын Баку шәһәрендәге «Каюм Насыйри исемендәге белем-мәдәният үзәге» җитәкчесе Эльмира Юсифли укыды.
Моннан тыш, «Татарча диктант» Республика Татарстанның Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллегендә урнашкан икенче мәйданчыкта да үткәрелде. Анда «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзалары катнашты. Диктант текстын «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Сания Альмяшева Әлмяшева укыды.
Барлыгы әлеге мәгариф акциясендә офлайн форматта 40 кеше катнашты.
Катнашучылар татар теле буенча белемнәрен сынап карадылар, бай әдәби мирас белән янәдән таныштылар һәм туган телне саклауның мөһимлеген тагын бер кат расладылар.
Акциядә катнашучыларның һәркайсына Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Райнур Хәсәнов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара ахырында катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр һәм җылы, ихлас мохиттә узган дусларча чәй табыны артында аралаштылар.
Татар теленә булган кызыксынуыгыз, активлыгыгыз һәм милли мәдәниятебезне саклауга керткән өлешегез өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!