ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда Тукай көннәре үтте
Баулыда Тукай көннәре үтте

Баулыда Тукай көннәре үтте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2026 елга эш планы нигезендә татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, саклау һәм үстеру, Габдулла Тукайның иҗади мирасын популярлаштыру максатыннан, бөек шагыйрьнең тууына 140-ел тулу унаеннан уздырыла торган чаралар Баулы районында дәвам итә.

Баулы шәһәренең 4 нче санлы гимназиясендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай укулары» ның беренче муниципаль бәйгесе узды. Бу бәйге районның барлык мәктәпләреннән килгән балаларны берләштерде.

Чараның программасы бик бай һәм кызыклы иде:
“Шигырьләр” номинациясендә — укучылар Тукайның иң матур шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
“Җырлар” гоминациясендә— балалар бөек шагыйрьнең әсәрләренә язылган җырларны башкардылар.

Фәнни-гамәли конференциядә— укучылар Тукай иҗаты буенча әзерләгән эшләрен якладылар.
Жюри урыннарны билгеләгәнче, балалар өчен матур осталык дәресләре һәм викториналар оештырылды. Бу вакытта һәркем үз белемен тикшереп карады, яңа һөнәрләргә өйрәнә алды.
Матур чара “Туган тел” җыры белән тәмам булды, – дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова.

Бу саллы бәйгене үткәрүче 4 нче санлы гимназиянең укучыларына, укытучыларына, шулай ук барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
Тукайлы булып яшик!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*