Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда «Ядкярләрдә – Тукай рухы» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.
«Бәйгедә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән I-XI сыйныф укучылары һәм студентлары катнашты. Килгән эшләрне бәяләгәндә Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алынды», – диде «Татар-информ»га Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Җиңүчеләр арасында Татарстан балалары гына түгел, чит төбәкләрдән катнашучылар да бар. Мисал өчен, Башкортстанның Илеш районыннан Адилә Мансурова (VIII сыйныф) 2 урын,
Донецк Халык Республикасыннан Дарья Полунина (IX сыйныф) 1 урын алды.