«Энергетик» мәдәният сараенда курайчы, композитор Инбир Шәфиковка багышланган «Моңлы дөнья» V Халыкара фольклор фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Конкурста иң яхшы иҗат коллективлары, ансамбльләр, оркестрлар һәм ялгыз башкаручылар катнашты.
Проектны гамәлгә ашыру чорында конкурсантлар саны 100 гә якын солист һәм 50 дән артык коллектив Бөтенроссия күләмендә: Мәскәү, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Мамадыш, Сарман, Мензәлә, Әлмәт, Баулы, Арча, Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Биектау, Актаныш, Әлки, Тукай, Саба Тюлячинский, Тәтеш, Мөслим, Ютазы районнары, һәм Башкортстаннан иде.
Кичәнең кунаклары Камерун, Төркия, того, Замбия, Зимбабве, Малайзия, Гвинея һәм Төрекмәнстаннан апедагогия Университеты студентлары булды.
Кичәнең партнерлары һәм иганәчеләре И.Шафыйков гаиләсе, музыкант Рөстәм Фаттахов, мәдәният сарае җитәкчесе Венера Садирова, шәһәр советы депутатлары, эшмәкәрләр.
Бөтендөнья конгрессының Чаллы җирле үзидарә оешмасы катнашында узган фестиваль кебек чаралар яшь музыкантларга тәҗрибә тупларга, ә тәҗрибәсе зур булганнарга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.