ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” акциясе Россия төбәкләрендә: Новосибирск, Омск, Удачный, Яңа Чебоксар, Новомосковск, Сургут, Чиләбе,
“Татарча диктант” акциясе Россия төбәкләрендә: Новосибирск, Омск, Удачный, Яңа Чебоксар, Новомосковск, Сургут, Чиләбе,

“Татарча диктант” акциясе Россия төбәкләрендә: Новосибирск, Омск, Удачный, Яңа Чебоксар, Новомосковск, Сургут, Чиләбе,

Новосибирск өлкәсе быел “Татарча диктант” акциясендә бик актив катнашты. Барлыгы 10нан артык мәйданчыкта диктант язылды. Фотода – Новосибирск татарлары.

Омск шәһәренең дуслык йортында Омск өлкәсенең татар конгрессы Габдулла Тукай иҗатыннан диктант язуны оештырды. Омск татарлары акциядә ел саен катнаша – бер дә калдырмыйлар.

Удачный татарлары да “Татарча диктант” язды. Алар акциянең икенче көнендә кушылдылар. Иң оста диктант язучылар дипломнар белән дә бүләкләнде.

Яңа Чабаксар татарлары мондый хәбәр җибәрде:
“Менә өлгерәбез бит! Бөек Габдулла Тукайны искә алдык, тормыш юлын искә төшердек, шигырьләрен укыдык. Күренекле җырчы Венера Ганиеваны тыңлап диктант яздык.

Бөтен катнашучылар бөек Тукай юлларын уку һәм язу җиңелрәк икәнлеген билгеләп үттеләр. Зур мәгънәгә ия һәрбер җөмлә җиңел ишетелә һәм җиңел языла икән, зур талант дигән күренеш белән очрашу шул буладыр инде ул.

Оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтләр.

Тула өлкәсенең Новомосковск шәһәре татарлары да “Татарча диктант” язарга җыелган иде.  Күрегез әле, ничек күп җыелганнар! Чарага милли киемнән килүчеләргә аерым рәхмәт!

Ә болары – Сургут татарлары. Алар “Татарча диктант” акциясен бер елда да калдырмыйлар! Ел да актив катнашып, башка милләттәшләребезгә үрнәк күрсәтәләр.

Чиләбенең 94нче урта мәктәбендә “Татарча диктант”ны татар балалары гына түгел, башка милләт укучылары да язды. Катнашучылар арасында укучылар гына түгел, педагоглар, әти-әниләр дә бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*