АКШта яшәүче татарлар бөтен татар дөньясы белән бер рәттән «Татарча диктант» яздылар. Чара Америка Кушма Штатларының Флорида штаты Майами шәһәрендә узды.
Акцияне оештыручы милләттәшебез – Гөлнара Гәрәева. Гөлнара – Түбән Кама кызы. Хәзер Майами шәһәрендә яши. Ул үз тирәсенә Татарстаннан булган ватандашларын җыйган. Мәсәлән, татар телендә диктантны Раушания һәм Андрей Мелединнар язды. Алар икесе дә Яшел Үзәннән. Акциянең катнашучылары арасында Татарстаннан Мәдинә Гыйльфанова һәм Рөстәм Шәмсетдинов та бар иде. Мәдинә Яшел Үзәндә туган, ә Рөстәм АКШка Чаллыдан күчеп киткән.
«Без мондый проектның бер өлеше булуыбызга бик шат!» — дип хәбәр иттеләр безгә Майамидан ватандашларыбыз.


