1-3 майда «Елмай» балалар паркында гаилә фестивале узачак, ә 7 майдан шәһәрдә Җиңү көненә багышланган чаралар башланачак.
Май бәйрәмнәрендә Казан халкын һәм кунакларын бай программа көтә. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
«Елмай» паркында узачак гаилә фестивале программасы турында Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова сөйләде.
«Биредә 7 тематик зона эшләячәк: концерт мәйданчыгы, спорт зонасы, мастер-класслар зонасы, «Игелек ярминкәсе», лекторий, «Ял утравы» һәм «Балачак утравы». Программа барлык яшьтәге кунаклар өчен дә кызыклы булачак. Паркның төп сәхнәсендә концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Анда шәһәрнең балалар һәм профессиональ коллективлары, шул исәптән «The Road» рок мәктәбе, Игорь Крутой академиясендә шөгыльләнүчеләр, «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры һәм Казан балалар филармониясе катнашачак», – дип хәбәр итте Латыйпова.
Барлык тематик зоналарда булган һәм махсус беләзекләрдә билгеләр җыйган катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр тапшырылачак. Кичен фестиваль кунаклары ачык һавада гаилә белән кино карый алачак.
Фестивальнең спорт программасы Казансуга күренеш ачыла торган матур яр буенда оештырылачак. Кунакларны йога, зумба һәм башка активлык төрләре көтә. Балалары белән килгән гаиләләр «Күңелле стартлар»да һәм мини-футбол буенча турнирда катнаша алачак.
2 майда «Бәләкәч-фест» арбалар фестивале узачак. Әти-әниләргә балалар арбаларын бизәргә һәм игълан ителгән номинацияләргә туры китереп балалар өчен тематик костюмнар әзерләргә тәкъдим ителә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү программасы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бүген Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышының 1977 ветераны (шул исәптән 116 сугышта катнашучы) яши. Аларга бәйрәм алдыннан ТР Рәисе, Казан мэрыннан азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырылган.
«22 апрельдә «Георгий тасмасы» һәм «Кызыл канәфер» акцияләре башланды. Яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары шәһәр урамнарында һәм паркларында кешеләргә тасмалар һәм канәфер чәчәкләре өләшә. Җиңү паркында «Җиңүгә адымнар» аудиогиды эшли. Аудиоэкскурсия паркның барлык истәлекле урыннары аша уза: Җиңү стеласыннан алып сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә кадәр.
7 һәм 8 майда «Җиңү трамвае» акциясен үткәрү планлаштырыла. Җиңү проспекты буйлап йөрүче 5 номерлы трамвай махсус Җиңү трамваена әйләнәчәк: пассажирлар «Сәйдәш» мәдәният үзәге артистлары белән бергә сугыш тарихына чумачак, сугыш еллары җырларын җырлаячак һәм бииячәк, – дип сөйләде Азат Абзалов.
8 майда «Ветеран йорты янында парад» акциясе кысаларында Казан урамнары буйлап хәрби-тарихи техника һәм ретро-автомобильләр узачак.
9 майда чаралар Арча, Архангел зиратларында һәм Җиңү паркында, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә ачылачак мемориалга нигез салу урынында чәчәкләр салудан башланачак.
«Төп бәйрәм мәйданчыгы Меңъеллык мәйданында булачак. Бәйрәм иртәнге 9:00 сәгатьтә башлана. Тамашачылар Казан Кремле диварлары буйлап урнаша алачак. Бәйрәмгә килүчеләрдән тикшерү процедураларына аңлап караулары сорала», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга Азат Абзалов.
«Кремль» метро станциясе ягыннан килү иң уңайлысы булачак. 10:00 сәгатьтә Меңъеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре парады башлана. Бәйрәм маршында хәрби хезмәткәрләр һәм хәрби училище курсантлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Казан югары уку йортларының хәрби кафедралары студентлары катнашачак.
Җиңү паркында көндез юнармиячеләр һәм кадетлар арасында традицион строй һәм җыр смотры, концерт, «Җиңү фанфаралары» балалар фестивале узачак. Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчете янында 11:00 сәгатьтә «Җиңү вальсы» патриотик акциясе башлана. Кыр кухнясы эшләячәк. 17:00 сәгатьтә Гавәми урыннар ишегалдында «Домой с Победой…» вокаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк.
«Үлемсез полк» колоннасы 9 майда 13:00 сәгатьтә оештырыла башлый. Йөреш үзе 15:00 сәгатьтә башлана. Акция Меңъеллык мәйданында тәмамланачак, анда бу вакытта концерт программасы барачак. Катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңның портретын алып килергә һәм йөрешкә кушылырга кирәк», – дип билгеләп үтте спикер.
Меңъеллык мәйданындагы концерт 19:00 сәгатьтә башлана. Сәхнәдә сәнгать осталары, яшьләр төркемнәре һәм иҗат коллективлары, шулай ук «Поющая Казань» проектының берләштерелгән хоры чыгыш ясаячак. Бәйрәм 22:00 сәгатьтә Казансу акваториясендә салют аттыру белән тәмамланачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar