29 апрель көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы лауреатларының чираттагы язгы гала-концерты узды.
Проект ел саен Уфада ноябрь аенда уза. Быел фестиваль үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге фестиваль 2011 елда гамәлгә куелган иде. Бүгенге көндә дә «Идел» элеккеге еллардагы кебек үк актуаль һәм популяр булып кала.
Гала-концертта чыгыш ясаучы лауреатларны, килгән кунакларны һәм тамашчыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
“Идел”Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале-бәйгесе ике тугандаш республикага дуслык күпере төзүче һәм сәләтле яшьләребезне мәдәният һәм сәнгать мәйданына, олы юлга чыгару өчен нигез тудыручы аерым бер чара буларак халык күңеленә кереп калды” – дип сөйләде Данис Шакиров һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Бадамшинага, аның командасына рәхмәтләрен җиткерде.
Чараның максаты – башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалау, шулай ук Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче башкаручылар, җыр авторлары белән иҗади элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.










