Менә 2001 елда оешкан татар милли-мәдәни мөхтәриятебезгә 25 ел да тулды. Бу кеше гомеренең әле яшьлек чоры гына булса, оешма өчен инде шактый күп дәвер. Шушы еллар эчендә күпме эшләр башкарылган да, күпме уңышлар яуланган бит!
Әйе, дөрестән дә, автономиябезнең эшчәнлеге мактау сүзләренә чын-чынлап лаек. Оешма чирек гасыр буена татар телен, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә һәм пропагандалауга саллы өлеш кертә. Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, шәһәребездә дуслык, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасын булдыру буенча да зур эш алып бара ул. Ә яшьләрне тәрбияләү мәcьәләсенә аерым игътибар бирә.
Алда әйтеп үтелгән максатларны тормышка ашыру ниятеннән мөхтәрият төрледән-төрле чаралар үткәреп килә. Шуларның иң күләмлесе — 2008 елдан башлап уздырылучы “Язлар моңы” үзешчән татар халык иҗаты фестивале. “Татар кызы” балалар һәм яшүсмерләр бәйгесе дә күркәм традициягә әверелде инде. Шулай ук оешмабыз активистлары, башкалар тарафыннан оештырылган конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулап торалар.
5 апрельдә Тольяттида “Язлар моңы” фестиваленең унынчы гала-концерты үтте. Ул автономиянең 25 еллыгына һәм “Идел” ансамблебезнең 20 еллыгына багышланды. Чара шәһәр администрациясенең Мәдәният департаменты, “Автоград” мәдәни үзәге һәм күп иганәчеләр ярдәмендә, “Бердәм Ватан чишмәләре” химаясе астында оештырылды.
Тольятти татарларын хөрмәт итеп, бәйрәмгә шәһәр башлыгы урынбасары Денис Гордийчук, Самара Губерна Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Екатерина Кузьмичева, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тольятти шәһәр Думасы депутаты Арсен Джалилов, «Ак Барс» банкының Самара өлкә үзәге директоры Светлана Ковыршина һәм клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наталья Иванова килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар, мөхтәрият һәм ансамбль әгъзаларын юбилейлары белән котлап, затлы күчтәнәчләр тапшырдылар. Самара өлкәсенең мәдәният министры урынбасары Владислав Лихачев җибәргән тәбрикләү телеграммасы да безнең өчен кадерле бүләк булды.
Чыганак: samtatnews.ru