ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Уникаль осталар үзәге ачылды
Казанда Уникаль осталар үзәге ачылды

Казанда Уникаль осталар үзәге ачылды

Казанда үзгәртеп корудан соң Уникаль осталар үзәге (ЦУМ) ачылды. Ачылу тантанасында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, аны «Осталар шәһәре» театраль прологы һәм «Апуш» балалар татар театр студиясе чыгышы белән каршы алдылар. Яңа мәйданчык Татарстан мәдәни кодын саклап калу һәм үстерү максатыннан оештырылган.

Элекке Үзәк универмагның тарихи бинасында хәзер остаханәләр, күргәзмә заллары, иҗат студиясе, гастрономик зона һәм төрле чаралар үткәрү өчен бүлмәләр урнашкан. Үзәктә «Ислам арт» гарәп каллиграфиясе остаханәсен, авторлык бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар ясау студиясен, Alpar татар этно-инструментлары экспозициясен, «Волшебные нити» келәм туку остаханәсен, кәрзин үрү студиясен, Алексеевск сәнгати тукыма фабрикасы продукциясен һәм башка күптөрле уникаль осталарны табарга мөмкин.

Үзәкнең аскы катында Татар китап нәшрияты продукциясен алырга мөмкин. Үзәк күргәзмәләр, халык һөнәрләре һәм традицион кухня буенча мастер-класслар үткәрелә, милли эшләнмәләр сатыла торган иҗтимагый киңлек буларак эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*