Чуашстан республикасының Тукай авылы мәдрәсәсендә “Пәйгамбәрләр эзләреннән” дип исемләнгән проект уза. Беренче этабы-“Пәйгамбәрләр тарихы” исемендәге викторина Рамазан аена кадәр үткәрелгән иде.
Икенче этабы, күптән түгел, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. в. тормышына багышланган викторина буларак оештырылды.
Һәр сыйныфка карата сораулар әзерләнгән иде. 1-2 сыйныф укучылары пәйгамбәребез тормышы турында 26 сорауга; 3-4 сыйныфлар-45 сорауга; 5-6 сыйныфлар- 63 сорауга; 7 сыйныфлар -93 сорауга җавап бирделәр. Шәкертләр, бирелгән сорауларга бик яхшы әзерләнеп, икенче этапны да уңышлы гына үттеләр.
Кичә викторинаның нәтиҗәләре ясалды. Һәрбер катнашучы, җыйган балларына карап, татлы ризыклар белән бүләкләнделәр. Оештыручылар сүзләренчә, әле киләчәктә дә проект дәвам итәчәк, балалар өчен башка пәйгамбәрләр турында да викториналар узачак.