Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан җирле телевидение «Тукай тавышы – халыклар җаны» исемендәге шигырь укучылар бәйгесе үткәрде.
Бу бәйге – Тукай рухына багышланган чара гына түгел, ә халыкларны берләштерүче күпер иде. Чөнки 2026 ел – Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы. Тукай иҗаты бу елның иң матур, иң рухи символларыннан берсе булды.
Бәйгегә төрле авыллардан, төрле мәктәпләрдән 70 кә якын эш кабул ителде. Бардадан гына түгел, әйләнә-тирә авыллардан күп шигырьләр килде. Укучылар активлыгы көтелгәннән дә артты. Бу безнең өчен бик тә куанычлы хәл – ул Тукайга мәхәббәтнең, татар сүзенә ихтирамның көчле икәнен күрсәтте.
Байтак вакыт дәвамында жюри әгъзалары иң көчле, сәләтле укучыларны билгеләде. Әйтергә кирәк, бу бик кыен булды. Шулкадәр талантлы, ихлас чыгышлар иде. Һәр бала Тукайны, аның иҗатын үзенчә ачты.
Җиңүчеләр, призлы урынга лаек булучыларга дипломнар һәм бүләкләр, барлык катнашучыларга – сертификатлар тапшырылды.
Тукай – ул татарның гына түгел, Россия халыкларының уртак байлыгы. Аның шигырьләре безне берләштерә, туган телгә мәхәббәт уята, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтә. 140 ел үтсә дә, Тукай яши. Һәм яшәячәк.
Чыганак: Барданың “Тол буйлары” телевидениесе