Бүген, 2 майда Таиландның Пхукет шәһәрендә 5нче тапкыр татар халык бәйрәме Сабантуй узды.
Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Артур Сабиров һәм Ленара Кутеева, конгресс юллаган Татарстанның атказанган артистлары Фирдус Тямаев, Рәзил Камалов катнашты.
Шулай ук Сабантуйны Россиянең Таиландтагы илчесе Евгений Томихин, Россиянең Пхукеттагы генераль консулы Егор Иванов, Россиянең Бангкоктагы генераль консулы Илья Ильин һәм башка рәсми дәүләт оешмалары вәкилләре тамаша кылды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләвен укыды һәм ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйразыев котлауларын җиткерде. Шулай ук Таиланд Сабантуеның төп оештыручысы Камилә Медяровага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатын тапшырды.
Рәсми котлаулардан соң бәйрәм иҗат коллекивлары һәм Татарстан артистлары белән дәвам итте. Бәйрәмдә алты меңгә якын кеше катнашты.


