Пермь крае Барда округы хатын-кызлар “Ак калфак” оешмасының Байавыл мәдәният йортында авылара күчмә утырышы узды. Мондый очрашулар ак калфаклыларның кварталга бер үткәрелеп килә торган чарасы, монысы 2026 елның беренче очрашуы булды. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышланган һәм “Тукай эзләреннән” дип аталган иде.
Гадәттәгечә, авыллардан ак калфак оешмалары бик актив катнаштылар: Каенавыл, Барда, Бакчавыл, Күчтәнти, Сүҗде, Уймуж, Искер,Үдик, Төнгүк, Түбәнавыл ак калфаклылары бәйрәмгә матур концерт номерларын әзерләп килгәннәр иде. Шунысы бик йөрәккә ятышлы булды: Габдулла Тукаебызга “Ак калфак”лылар мәктәп укучылары, балалар бакчалары белән берлектә әзерләнгәннәр иде. Аларның чыгышлары да сәхнәдә аралашып барды һәм алкышларга күмелде. Бигрәк тә Байавыл балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Эллария белән Арсенның матур биюләре, мәктәп укучылары Жасмин белән Алмазның биюе, Каенавыл мәктәбе укучылары Азалия, Ралина, Эмилия чыгышлары, Байавыл мәктәп директоры Исмәгыйлова Айсылуның матур җырлавы, җирле шагыйрь Наил Габдушевның үзе язган шигырьләрен укуы, Төнгүктән Максиевлар гаиләсе чыгышлары, Түбәнавыл Мостаева Әлфинәнең матур бию, Күчтәнти ак калфаклыларының фольклор чыгышлары, Сүҗдедән Акбашев Әдиснең матур җырлавы, Искерлеләрнең “Тургай” ансамбле, әлбәттә, Байавыллыларның матур җыр-биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм бик матур, эчтәлекле, күркәм үтте. Әзерлек зур дәрәҗәдә булды!
Шундый матур, дәрәҗәле чара әзерләгән Байавыл ак калфаклыларына Нурия Исмәгыйлова “Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый җәмгыяте һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук, район ветераннар советы рәисе Әнисә Габдушева да рәхмәт хатлары тапшырып, алга таба да бердәмлектә, шундый матур очрашулар булуын теләде.
Матур чыгышлардан соң фойеда кунакларны бай, тәмле ризыклы өстәлләр көтә иде. Кунаклар да милли ризыклар, күчтәнәчләр белән килгәнннәр иде.
Әйе, мондый очрашулар ак калфаклыларга рухи байлык бирә, фикер алышулар эшебезнең нәтиҗәле булуына инандыра, көч бирә. Очрашу барчабызга җылы тээсир калдырды, тагын алда күрешүләр булсын дигән өметләрдә таралыштык.
Барлык ак калфаклылар исеменнән Байавыл дусларыбызга, бигрәк тә Байавыл “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Мансурова Зөлхәбирә Лотфурахман кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез: саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар телибез!
Нурия Исмәгыйлова, Барда районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе.




