Семинарның максаты: гаилә кыйммәтләрен ныгыту; әтигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; бала тәрбияләүдә атаның роле турында фикер алышу; буыннар арасында үзара аңлашуны ныгыту.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәп укучылары тарафыннан парад әзерләнгән иде. Бу – беренче тапкыр уздырылган чара, киләчәктә аны укытучылар катнашында да дәвам итәргә ниятлиләр. Парад мәктәп каршындагы мәйданда узды. Аны мәктәп җитәкчеләре, әтиләр советлары вәкилләре һәм ветеран укытучылар тамаша кылды. Ветераннар бу көнне аеруча кадерле кунаклар булды.
Мәктәпкә килүчеләрне «Тургай» вокал ансамбле Җиңү җырлары белән каршы алды. Аннары кунаклар икенче катта урнашкан стена газеталары, лэпбуклар һәм күргәзмәләр белән таныштылар. Әтиләр белән берлектә эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе аеруча җылы тәэсир калдырды. Балалар үз эшләрен әтиләре белән бергә тәкъдим итте.
Чара барышында шунысы ачык күренде: бүгенге әтиләр бик актив, балаларын ярты сүздән аңлый, алар белән бергә иҗат итә, төрле эшләнмәләр ясый, хәтта сәхнәдә дә уртак чыгышлар ясап, җырлап, тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк итә.
Чыганак: aktanysh-rt.ru