Чиләбе өлкәсе Җиңү көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган Бөтенроссия хор акциясенә кушылды. Биредә легендар «Катюша» җырын дүрт телдә — рус, башкорт, татар һәм нагайбәк телләрендә башкардылар.
Вокаль коллективлар «Катюша»ны җырлау өчен Чиләбе өлкәсендә яшәүче иң күп санлы халыкларның телләрен сайлап алган. Проектны яздыру Җиңү бакчасында узган. Видеоролик өчен аудиотреклар Чиләбе дәүләт мәдәният институтындагы тавыш яздыру студиясендә яздырылган.