15-17 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены узачак. Җыен гадәттәгечә Россиянең барлык почмакларыннан килгән имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштерәчәк.
Бүген, 12 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды.
Жыен программасы һәм аның кысаларында үткәрелә торган чаралар белән журналистларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров таныштырды. Матбугат конференциясендә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Рифкать улы Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Әлфред Әмир улы Дәүләтшин да чыгыш ясадылар.
Җыен гадәттәгечә Россиянең барлык почмакларыннан килгән имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштерәчәк.Чарада Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 1000нән артык делегат катнашачак. Бу Россиядә мөселман руханиларының бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен күтәрүгә юнәлдерелгән иң зур чара.
Җыенның беренче көне катнашучыларны теркәү һәм урнаштырудан башланачак, соңрак Казанның тарихи мәчетләрендә җомга намазын уку планлаштырыла. Җыенның тантаналы ачылышы «Казан» Агросәнәгать паркында булачак. Шулай ук биредә “Kazan Halal Market” Хәләл сәүдә ярминкәсе дә оештырылачак.
Делегатлар «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгенә барачак. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Пленар өлештән соң “Хәләл өлкәсендә бүгенге вәзгыять”, “Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф”, “Иске имля — язма мирасыбыз: аны өйрәнү һәм өйрәтүдә заманча алымнар”, “Дини оешмаларда һәм уку йортларында рухи мирасны барлау һәм таныту”, “Динне, милли мәдәниятне, туган телне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда татар хатын-кызларының роле” темаларына дискуссион мәйданчыклар эшлиячәк.
Җыенның йомгаклау көнендә делегатлар борынгы Болгар шәһәренә юл тотачак, анда алар «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасында катнашачак. Биредә «Тәүбә» мәрасиме булачак, шулай ук күмәк Өйлә намазы укылачак.












