ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады
Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде.

Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә җомга намазы укыдылар, «Казан» агросәнәгать паркында форумның тантаналы ачылышында катнаштылар һәм «Kazan Halal Market» күргәзмә-ярминкәсендә булдылар.

Җыенның икенче көнендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узды. Шулай ук 5 юнәлеш буенча дискуссион мәйданчыклар оештырылды. Кичен җыен кунаклары Иске татар бистәсе зиратында булдылар һәм Казан музейларында экскурсияләрдә йөрделәр.

Бүген җыен делегатлары «Изге Болгар җыены»нда катнашты. Ул 922 елда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган. Бүгенге чара барлыгы 25 меңгә якын мөселманны бергә җыйган иде.

Татар дин әһелләре җыены ел саен Россиянең төрле почмакларыннан имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә. Быел чарада Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 1000нән артык делегат катнашты. Бу — Россия мөселман руханиларының бердәмлеген ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, дин әһелләре җыены татар халкының милли үзаңын һәм рухи мәдәниятен ныгытуга ярдәм итә, мөселман җәмәгатьчелеге, руханилар һәм дәүләт структуралары арасында хезмәттәшлек һәм диалог традицияләрен дәвам иттерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*