ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Җиңү бәйрәмендә митинг үткән
Түбән Новгород өлкәсендә Җиңү бәйрәмендә митинг үткән

Түбән Новгород өлкәсендә Җиңү бәйрәмендә митинг үткән

9 май бәйрәме көнне Грибанга керешли үк Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының портретлары урнаштырылган зур такта каршы алды. Авыл имамы Ренат хәзрәтнең мәгълүматы буенча, Грибаннан сугышка 400гә якын кеше китә һәм шуларның 70енә генә кире әйләнеп кайту насыйп була.

Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган тантаналы митингка җыелган күп санлы авылдашлары каршында Ренат хәзрәт аларның якты истәлегенә Коръән укыды, дога кылды һәм барысы да бер минут тын торып, сугышчы авылдашларын искә алды.

Әйтергә кирәк, бу көнне грибанлыларны Җиңү көне белән Сергач округы депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев котлады, аның нинди кыйммәт белән бирелгәне турында сөйләде һәм шушы хәтерне мәңге сакларга, яшьләрне патриотик хистә тәрбияләргә чакырды. Аннары алар Камка территориаль бүлеге җитәкчесе Хайдәр Какушкин белән сугышчы һәйкәленә округ хакимияте исеменнән зур венок салдылар. Икенче венокны Ханиф Азымов СВО ветераны белән куйды.
Кайнар ноктада һәм бүген дин юлында булган Мөнир Каюмов хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан барлык авылдашларын исем-фамилияләре белән искә алды һәм шуның дәвамы буларак, обелиск территориясендә авылдашлары, СВО батыры Марат Салькинга хәтер ташы ачылды.

Олег ХӨСӘИНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*