ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллыда Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевның күргәзмәсе ачылды
Яр Чаллыда Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевның күргәзмәсе ачылды

Яр Чаллыда Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевның күргәзмәсе ачылды

Яр Чаллы шәһәренең Картиналар галереесында Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, шәһәрнең Мактаулы гражданины һәм югары квалификация категорияле укытучы Мәдияр Шәрип улы Хаҗиевның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды.

Иҗат бәйрәменә килгән рәссамнар, язучылар, җәмагатьчелек бу мәдәни чараны чыгышлары, тәбрикләүләре, бүләкләре белән ямьләделәр. Остаз укытучыга, иҗатта иңгә-иң куеп бергә иҗат иткән, Казан, Саба һ.б. авыл-шәһәрләрдән килгән рәссамнар Мәдияр Шәрип улының картиналарына югары, профессиональ бәяләмәләрен бирделәр.

Язучылар белән һәрдаим аралашып торучы, бәйрәмнәрдә, юбилейларда картиналарын бүләк итүче, язучыларның иҗатташ якын дусты ул, дип хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле үзидарә җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле әдип Факил Сафин әдәбияттагы хезмәттәшлеге өчен, Мәдияр Хаҗиевка Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган Истәлек Медале тапшырды.

Бу картиналар Яр Чаллы картиналар галереесына бүләк ителәчәк. Мадияр Шәрип улына хезмәте, таланты һәм Яр Чаллы шәһәренең мәдәни мирасына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*