Яшел Үзән районында районның бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсенең күчмә утырышы узды. Ул быел «Халкыбызның куәте – аның милли шәхесләрендә, теләктәшлек күрсәтүче милләттәшләребездә» дигән темага багышланган иде.
Чарада мәгариф, мәдәният, иҗтимагый оешмалар, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы вәкилләре катнашты.
Программа кысаларындагы чаралар Н.Гыйматдинова исемендәге Осиново гимназиясендә, Осиново балалар бакчасында һәм Шырдан авылында үтте. Чарада катнашучылар иң элек балалар бакчасында «Исем кушу» йоласы һәм туган телне, гореф-гадәтләрне саклауга багышланган мастер-класс карадылар. Залда балалар бакчасы мөдире һәм татар теленә өйрәтүче тәрбияче чыгыш ясады. Аннан соң Осиново гимназиясендә «Үткәннән киләчәккә» дип аталган сәяхәт оештырылды. Гимназия директоры кунакларны уку йорты белән таныштырды.
Катнашучылар өчен гимназиядә «Белем – инновация этәргече» күргәзмәләр һәм осталык дәресләре оештырылган иде. Укучыларның театр студиясе әзерләгән «Әни килде» (Ш. Хөсәенов) спектакленнән өзекне караганнан соң кунаклар Шырдан авылына «Каюм Насыйри эзеннән» дигән мәгърифәтчелек сәяхәтенә юл алдылар.
Шырдандагы очрашу бик күңелле, илһамлы һәм хәтердә озак сакланачак дәрәҗәдә үтте. Кунакларга авылның матур табигате, бай тарихы, хезмәт сөюче кешеләре турында сөйләделәр. Милли җырлар яңгырады, биюләр биелде, татар ризыкларыннан авыз иттеләр.
Шулай ук туган телне үстерү, яшь буынга мирасны тапшыру мәсьәләләре буенча да зур фикер алышу оештырылды.
Чарада катнашучылар мондый очрашуларның мөһимлеген ассызыклап, киләчәктә дә миллилекне саклауга юнәлдерелгән проектларны дәвам итү кирәклеген билгеләп үтте.








