Казанда Балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, бай бәйрәм программасы оештырыла. Чаралар шәһәрнең барлык районнарында үткәреләчәк, ә бәйрәмнең төп мәйданчыгы «Елмай» балалар паркы булачак.
«Елмай» паркы «Син кайда, без шунда» дип аталган күптөрле чаралар мәйданчыгы булачак. Вакыйганы 12:00 сәгатьтә «Just Brass» тынлы уен кораллар төркеме чыгышы башлап җибәрәчәк.
12:00 дән 19:00 га кадәр парк шәһәрнең яшьләр клубларында тәрбияләнүчеләрне берләштерәчәк, алар төрле жанрларда бию һәм җыр номерларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе юнәлешләр һәм түгәрәкләр, балалар өчен җәйге проектлар тәкъдим итәчәк.
Мәйданчыкта көн дәвамында бәйрәм кунаклары өчен төрле гамәли иҗат мастер-класслары, аквагрим ясау урыннары һәм интерактив зоналар оештырыла. Кунаклар хәрәкәтчән уеннарда, зур шашкаларда, мобиль баскетболда, өстәл хоккеенда һәм башка чараларда катнаша алачак. Яшь кунаклар өчен махсус тематик мәйданчыклар – «Яшь табиб мәктәбе» һәм уен программалары әзерләнәчәк.
19:00 сәгатьтә «Барбара» кавер-төркеме чыгыш ясаячак, ә кичне 20:20 дә «WAVE DJ SCHOOL» мәктәбенең диджее заманча көйләрен уйнату белән тәмамлаячак.
Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарында да үткәреләчәк. 9:30 дан 13:30 га кадәр «Ак Чәчәкләр» бульварында иҗат коллективлары чыгышлары һәм мастер-класслар үткәреләчәк.
10:30 сәгатьтә 45 нче китапханәдә яшь казанлылар өчен «Балачак – якты галәмшар» әдәби-музыкаль бәйрәме үткәреләчәк, ә 11:00 дән 13:00 кә кадәр «Крылья Советов» паркында мастер-класслар һәм спорт турнирлары оештырылачак. «Калейдоскоп» паркында 12:00 дән 21:00 гә кадәр махсус программа әзерләнәчәк – мастер-класслар, уеннар, бәйгенамәләр, крио-шоу һәм сабын куыклары тамашасы, ә Урицкий паркында 12:00 дә Киров һәм Мәскәү районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
12:00 сәгатьтә «Северный» мәдәният йортында «Бәхетле балачак территориясе» конкурслы программа тәкъдим ителәчәк. Ә 13 нче китапханәдә бу вакытта «Һәрвакыт булсын кояш» чарасы үткәреләчәк. 15:00 тә халыкны «Салават Күпере» торак комплексы янындагы паркта концертлар һәм кызыклы вакыйгалар көтә.
Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае янындагы паркта 17:00 сәгатьтә «Зур җәйге сәяхәт» концерт программасы була. Шул ук вакытта, 17:00 дә, «Константиновка» мәдәният йортында балаларны һәм аларның ата-аналарын «Җәйге елмаюлар» программасы көтә.
Бәйрәм программасы Казан Кирмәне территориясендә дә булачак, анда 1 июньдә «Татарстанда җәй» балачак фестивале башланачак. Казанлыларны һәм башкала кунакларын фәнни шоу, Казан триосы концерты, кичке дискотека һәм СИБУРдан экологиягә кагылышлы мастер-класслар көтә. Ә Мәскәү базарында кунаклар өчен лекцияләр, мастер-класслар һәм «Брусникин остаханәсе» бәйсез Мәскәү театрыннан спектакль әзерләнгән.
Барлык чараларга керү ирекле.
Чыганак: belem.ru