ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Россия халыклары әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясенең беренче томы татар әдәбияты буенча булачак
«Россия халыклары әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясенең беренче томы татар әдәбияты буенча булачак

«Россия халыклары әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясенең беренче томы татар әдәбияты буенча булачак

«Россия халыклары әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясенең беренче томы татар әдәбияты буенча булачак. Ул Муса Җәлил әсәрләренә нигезләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты директоры Вадим Полонский хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, хәзер Казан һәм Владикавказ белгечләре белән берлектә беренче ике том өстендә эш алып барыла. Татар әдәбияты буенча том Муса Җәлил материаллары буенча, ә осетин әдәбияты томы Коста Хетагуров иҗатына нигезләнеп эшләнә. Текстлар бастырып чыгаруга инде әзерләнгән. 2026 ел ахырына кадәр фәнни эшне төгәлләү планлаштырыла, аннан соң редакцияләү һәм корректорлык эшләре башлана. Томнарны бастыру һәм тарату 2027 елда башкарылыр дип көтелә.

Полонский шулай ук сериядә авторларны сайлау критерийлары турында да сөйләде. «Һәр милләт үзенең  классигы булган бер язучы аша тәкъдим ителәчәк. Язучының иҗаты төгәлләнгән булырга тиеш. Ул нигездә милли телдә язган һәм аның югары сыйфатлы тәрҗемәләребулуы шарт», — дип ачыклык кертте Дөнья әдәбияты институты директоры.

Сериядә барлыгы 20 том чыгару планлаштырыла. Аларның 6сы Идел буе, Урал алды һәм Урал халыклары әдәбиятына, 7се Төньяк Кавказга, 6сы Себер, Төньяк һәм Ерак Көнчыгышка багышланачак. Илнең Төньяк-Көнбатыш халыклары әдәбиятына аерым том биреләчәк.

“Бизнес-онлайн”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*