ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәренә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәренә килеп җитте.

Аны Төньяк-Казахстан өлкәсе акимының урынбасары Жусуп Жумагулов каршы алды.

Хәзер эшче төркем Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышына юл тота. Утырыштан соң бәйрәмне үткәрү мәйданы һәм шагыйрь Габдулла Тукай бюсты куелачак урын белән танышу планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*