ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Петропавловск шәһәрендә Казахстанның Республикакүләм Сабантуен оештыру комитеты утырышы булды
Петропавловск шәһәрендә Казахстанның Республикакүләм Сабантуен оештыру комитеты утырышы булды

Петропавловск шәһәрендә Казахстанның Республикакүләм Сабантуен оештыру комитеты утырышы булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәрендә.

Биредә Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булды. Утырышта Казахстан ягыннан Төньяк-Казахстан өлкәсе акимы урынбасары Жусуп Жумагулов, Петропавловск мэры Серик Мухамедиев, шәһәрнең мәдәният, мәгариф, спорт идарәләре җитәкчеләре, Татарстаннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Минзәлә районы җитәкчелеге катнашты.

Төньяк-Казахстан өлкәсе акимы урынбасары Жусуп Жумагулов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре буенча чыгышлар ясадылар. Шулай ук бәйрәм программасы, әзерлек мәсьәләләре буенча сөйләшүләр, фикер алышулар булды.

Петропавловск шәһәрендә быел Казахстанның Республикакүләм Сабантуе оештырылачак. Бәйрәм 25 июльдә узачак.  Анда Казахстанның барлык өлкәләреннән дә милләттәшләребез катнашыр дип көтелә. Татарстаннан әлеге Сабантуйны үткәрү өчен җаваплы итеп Минзәлә районы билгеләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*