ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әзербайҗанда «Каспий Сабантуе»нда катнашачак
Васил Шәйхразыев Әзербайҗанда «Каспий Сабантуе»нда катнашачак

Васил Шәйхразыев Әзербайҗанда «Каспий Сабантуе»нда катнашачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әзербайҗан Республикасына барачак.

Сәфәр 13-15 июньгә планлаштырылган.  Биредә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бакуның тарихи үзәгендә — Иске шәһәрдә узачак «Каспий Сабантуе»нда катнашачак. Сабантуй 14 июньдә үтәчәк.

13 июньдә Татарстан делегациясе Татарстан Республикасының Милли музее Бакуда оештырган экспозицияне караячак, шулай ук Татарстан сәнгать осталары концертын да тамаша кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*