Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әзербайҗан Республикасына килде. Аны Россия Федерациясенең Азербайҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Николаевич Евдокимов, Татарстан Республикасының Әзербайҗан Республикасындагы даими вәкиле Мурад Әсфәндиәр улы Гаделшин, «Яшьлек» татар яшьләре үзәге рәисе Дияз Максудович Әхмәтҗанов каршы алды.
Татарстан делегациясе Татарстан Республикасының Милли музее тарафыннан Бакуда оештырган “Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” дип исемләнгән күргәзмә белән танышты, шулай ук Татарстан сәнгать осталары концертын да карадылар.
“Яшьлек” Әзербайҗан татар яшьләре үзәге җитәкчесе Әхмәдҗанов Дияз Мәкъсүт улы, «Туган тел» татар мәдәният республика җәмгыяте җитәкчесе Шамионов Рәис Әюб улы, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Миняшев Абес Абдурахман улы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең Бакудагы бүлекчәсе җитәкчесе Альмяшева Сания Юныс кызы, Әзербайҗанның аксакаллар шурасы җитәкчесе Биктемиров Наил Йосыф улы, Әзербайҗанның татар җәмәгате җитәкчесе Ильязова Эльмира Ибраһим кызы, Бакудагы Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәге җитәкчесе Юсифли Эльмира Сөләйман кызы милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Биредә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бакуның тарихи үзәгендә — Иске шәһәрдә узачак «Каспий Сабантуе»нда катнаша.
Әзербәйҗандагы Сабантуй — бәйрәм генә түгел, халыклар арасында дуслык символы да. Ул мәдәниятләрнең бер-берсен баетуына ярдәм итә һәм башка халыкларга татар халкы традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирә.






