Казанлыларны пәнҗешәмбе саен «Хәрәкәттә – бәрәкәт» остаханәләрендә биетүче Казан Мэриясе яңа проектын җырга багышлый. Ул «Җырлы сишәмбе» дип аталачак һәм һәр сишәмбе кичендә барлык теләүчеләргә халкыбызның яраткан җырларын, узган елларның популяр хитларын бергәләп гитара астына җырлау мөмкинлеге бирәчәк.
Беренче чара 23 июньдә, 18:30да ТР Милли китапханәсе янындагы амфитеатрда, Казансу буенда үтәчәк. Биредә төрле чорга караган «Казан кичләре», «Бөрлегән», «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Уфтанма», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Онытмаган» һәм тагын бик күп башка моңлы һәм дәртле татар җырларын күмәкләшеп җырлау мөмкинлеге булачак.
Кич дәвамында проектның кураторы, күпләргә таныш булган видеоблогер, телләр белгече, музыкант Булат Шәйми гитарада чиртәчәк.
Җыр сүзләре килгән һәркемгә таратылачак. Амфитеатрда утырып җырлау өчен урын җитәрлек, теләгән кеше җәймәләр белән килә ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе.