Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы бу көннәрдә эш сәфәре белән Оренбург шәһәрендә. 20–21 июнь көннәрендә биредә яшьләр өчен «Акыл фабрикасы» белем бирү форумы уза.
Форумның ачылышы алдыннан делегация Оренбург шәһәрендәге Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә эшчәнлеге белән танышты. Экскурсияне китапханә директоры Светлана Хәлил кызы Әхмәтҗанова үткәрде.
Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә — Оренбургтагы иң борынгы мәдәният учакларының берсе. Ул 1906 елдан бирле эшләп килә һәм бүген дә татар мәдәниятен, телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү юнәлешендә мөһим эш алып бара. Китапханә фондында татар, рус һәм башкорт телләрендәге бай әдәбият тупланган. Шулай ук биредә сирәк китаплар бүлеге һәм этномәдәни мәйданчыклар эшли.
«Акыл фабрикасы» форумы кысаларында катнашучыларны белем бирү лекцияләре, проектлар булдыру буенча практик сессияләр, воркшоплар, мастер-класслар һәм бай мәдәни программа көтә. Форум яшьләрнең лидерлык сыйфатларын үстерүгә, җәмәгать инициативаларын көчәйтүгә һәм төбәкләрдә татар яшьләре активлыгын арттыруга юнәлтелгән.
Форум эшендә Оренбург өлкәсеннән һәм күрше төбәкләрдән килгән актив яшьләр катнаша.




