24 июньдә Арчада Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең “Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр“ дип аталган секция утырышы булды.
Утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Арча район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, республиканың муниципаль берәмлекләре мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы белгечләре, методистлары, туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты, Фәннәр академиясе, педагогик көллиятләр вәкилләре, җәмәгатьчелек эшлеклеләре катнашты.
Башта район Мәдәният йортында утырышның пленар өлеше булды. Аннан соң Арча шәһәре мәктәпләрендә, балалар бакчаларында методик мәйданчыклар эшләде. Соңыннан Яңа Кырлайда Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына бардылар.
Ильяс Фәттахов, “Арча хәбәрләре”