Түбән Новгород өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең яшь активистлары – Яшьләр хәрәкәте рәисе Тимур Абызов һәм мәдәни юнәлеш җитәкчесе Лилия Гыйльфанова берничә этаптан торган сайлап алу турын уңышлы узып губернаторның «Түбән Новгород өлкәсенең лидерлары» яшьләр проектына сайланып алдылар.
Проектка төрле өлкәләрдән йөзләгән гариза килгән. Безнең егетләр һәм кызлар үзләренең иң югары дәрәҗәгә лаек булуларын исбатладылар.
Алда катнашучыларны ярты еллык актив уку көтә. Программада илнең әйдәп баручы идарәчеләреннән белем бирү модульләре, Түбән Новгород өлкәсен үстерү буенча реаль проектлар өстендә эш, төбәк җитәкчеләреннән шәхси остазлык дәресләре каралган.
Бу җиңү генә түгел, ә татар яшьләренең актив карашы һәм битараф булмавы бөтен төбәк тормышына йогынты ясый алуын исбатлый.