ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз (Ичкен) авылы укучылары Актанышта ял итәчәк
Йолдыз (Ичкен) авылы укучылары Актанышта ял итәчәк

Йолдыз (Ичкен) авылы укучылары Актанышта ял итәчәк

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда лагерьларда Россия Федерациясе субъектларының татар телен өйрәнүче мәгариф оешмалары укучылары өчен Татарстан Республикасының сәламәтләндерү лагерьлары базасында татар теле буенча сөйләм практикасы белән төбәкара профильле сменалар үткәрү турында хәбәр иткән иде. Программа белем бирү оешмаларында укучыларга  сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Сменаларның төп үзенчәлеге булып, сыйфатлы ял итү һәм сәламәтләндерү белән бергә, татар теле буенча актив сөйләм практикасы торачак.  25 июнь көнне Актанышта балалар  лагеренда беренче смена ачылды. Лагерь сменасында Россиянең 10 субъектыннан 100дән артык укучы катнашачак, шул исәптән – Йолдыз (Ичкен) авылыннан 4 укучы да бар.

Кичә, 24 июнь көнне, Йолдыз (Ичкен) авылы балалары Казанга килделәр. Укучыларга Татарстан башкаласының истәлекле урыннарын күрсәттеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*