ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Рәисе һәм Пенза өлкәсе губернаторы «Батыр» спорткомплексында һәм төзелеп килүче мәчеттә булдылар
Татарстан Республикасы Рәисе һәм Пенза өлкәсе губернаторы «Батыр» спорткомплексында һәм төзелеп килүче мәчеттә булдылар

Татарстан Республикасы Рәисе һәм Пенза өлкәсе губернаторы «Батыр» спорткомплексында һәм төзелеп килүче мәчеттә булдылар

Пенза өлкәсендә узучы XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко Дәхтәрни авылындагы социаль һәм дини объектларда булдылар.

Алар урындагы башлангыч мәктәп, балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук авыл яшьләре өчен төп спорт үзәге булган «Батыр» спорт комплексының торышын бәяләделәр. Дәхтәрни авылында төзелеп килүче “Иҗтимагый мәдәни үзәк”не, анда булачак яңа мәчетне карадылар, төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар, дини оешмаларның авылларда милли-рухи үзаңны саклаудагы әһәмиятен ассызыкладылар.

Арытаба делегация Сабантуй мәйданына юнәлде, анда алар Пенза өлкәсендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен чагылдырган ишегаллары, Кукмара районының татар мәйданчыгы белән танышты.

Белешмә: Дәхтәрни авылында 400ләп хуҗалык бар. Барлыгы 1300ләп кеше яши. Эшмәкәр Ренат Әбүзәров туган авылында 2010 елда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы, мәктәп янында «Батыр» спорт комплексы да төзеткән. Бүгенге көндә мәктәптә 31 бала белем ала. «Батыр» спорт комплексында тренажер, аэробика заллары, футбол кыры бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*