ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Донецк Халык Республикасы татарлары XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе катнашучыларын котлады
Донецк Халык Республикасы татарлары XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе катнашучыларын котлады

Донецк Халык Республикасы татарлары XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе катнашучыларын котлады

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Донбасс татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәшид хаҗи Брагин бүген Пенза өлкәсендә узучы XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе катнашучыларын котлады.

«Донецк Халык Республикасының 20% тан артык халкы — татарлар. Аларның күбесе Пенза өлкәсеннән чыккан татарлар. Безне тамырларыбыз, уртак тарихи һәм мәдәни хәтеребез, әхлакый кыйммәтләр һәм рухи традицияләр берләштерә», – диелә котлау телеграммасында.

Рәшид хәзрәт Брагин шулай ук Пенза игенчеләрен язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаулары белән дә котлады.

«Сабан туе һәр катнашучыга шатлык, бәхет һәм иминлек китерсен. Бәйрәм көч һәм киләчәккә ышаныч өстәсен», — диелә Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мөрәҗәгатендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*