Пенза өлкәсенең XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе мәйданында халкыбызның милли уеннары булды. Шулай ук, төп игътибар татар көрәшенә юнәлтелгән иде.
Баш батыр исеме өчен көрәштә илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр катнашты. Спортчылар көч, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев.
Сабантуй батырына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп бүләк – автомобиль ачкычын тантаналы рәвештә тапшырды.
Белешмә: Раил Нургалиев – Россиянең милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы һәм күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия, Татарстан чемпионы, Россия Федерациясенең билбаулы көрәш буенча атказанган спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре.2014 елда көрәшче планетада иң көчлесе булган. Спорт карьерасында Сабантуйларда 38 автомобиль откан.