23 июнь көнне Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессының “Көньяк – Көнчыгыш” зонасы җирле оешмалары җитәкчеләренең күчмә утырышы узды.
Чара кысаларында Казан кунаклары Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддин музеенда булды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдусович, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Язкәр улы, баш референт Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы катнашты.
Экскурсияне музей директоры, филология фәннәре кандидаты, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мирасны өйрәнүгә һәм пропагандалауга саллы өлеш кертүче яшь галимә, хөрмәтле Гимранова Диләрә Габделкавый кызы алып барды. Аның тирән эчтәлекле , һәркем күңеленә үтеп керерлек, үтемле итеп үткәргән экскурсиясе һәркемнең күңеленә хуш килде.
БЕЛЕШМӘ
Биш залга бүлеп урнаштырылган экспозиция тулысынча Р.Фәхреддин яшәгән чорны, аның тормыш юлын, бай иҗади мирасын яктырта.
Фәхреддин мемориаль музеена ел саен 10–12 меңгә якын кеше килә икән. Музей татар халкының рухи, тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм пропагандалау үзәге булып тора, шуңа күрә еш кына музейга чит ил кунаклары килә. Музейның иң кыйммәтле экспонатлары булып галимнең исән чагында басылган китаплары, фотосурәтләре, Согуд Гарәбстаны короле Абдулазиз бин Абдуррахман әс-Согудның (1877―1953) 1926 елда Мәккәдә узган Бөтендөнья ислам конгрессы вице-президенты буларак Ризаэддин Фәхреддингә тапшырылган бүләкләре ― поднос һәм хуш ис таратучы ваза тора. Музейга килүчеләр экспозицияләрдә аның кулъязма китапларын, фотосурәтләрен һәм Фәхреддиновлар гаилә архивыннан кулъязма документларын саклаган шәхси сандыгын күрә ала. Музейда ел саен «Ризаэддин Фәхреддин укулары» һәм «Туганнар очрашуы» үткәрелеп килә. Галимнең мирасын тарату, татар халкының милли мәдәниятен үстерү нияте белән мемориаль музей хезмәткәрләре музей дәресләре, мастер-класслар, чит төбәкләргә чыгып кызыклы очрашулар, лекцияләр үткәрә, басмага китаплар әзерли.
Күренекле тарихчы, мәгърифәтче, педагог, «Шура» журналының мөхәррире, 1922-1936 елларда Рәсәй күләмендә мөфти вазифаларын башкарган дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең (1859-1936) Татарстан Республикасының Әлмәт районы Кичүчат авылында «Татнефть» АҖ ярдәме белән төзекләндерелгән мемориаль музее 1995 елның 25 маенда Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында ачылды.
Галимнең балалары, якын туганнары музей фондларын даими рәвештә тулыландыру эшендә бәһаләп бетергесез игелекле эшләр башкара.
Ел саен диярлек «Татнефть»АҖ карамагындагы «Рухият» фонды, музей белгечләренең ярдәмен һәм киңәшен истә тотып, Ризаэддин Фәхреддиннең китапларын бастырып чыгара, туган җирендә фәнни-гамәли конференцияләр оештыра.