ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Югра төбәге Покачи шәһәрендә 34нче тапкыр Сабантуй бәйрәме үтте
Югра төбәге Покачи шәһәрендә 34нче тапкыр Сабантуй бәйрәме үтте

Югра төбәге Покачи шәһәрендә 34нче тапкыр Сабантуй бәйрәме үтте

Югра төбәге Покачи шәһәре “Урман” ял паркында “Сабан туе” бәйрәме гөрләп үтте. Чара җирле хакимият белән берлектә, “Туган як” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Галимова Гөлчәчәк һәм оешма активлары инициативасы белән, быел 34нче тапкыр оештырылды.

Югра төбәгендәге кечкенә шәһәр булуга карамастан, биредә яшәүче шәһәр халкы һәм тирә-юньдә яшәүчеләр бу бәйрәмне көтеп ала. Бик тә күңелле һәм үзенчәлекле үтә биредә бәйрәм.

Милли киемле кызлар, чиккән сөлге тоткан сылуларны, батыр улларны күреп кем сокланмас!

Мәйдан тутырып килгән кунакларны традиция буенча шәһәр хакимияте башлыгы В. Таненков сәләмләде. Ул 34нче тапкыр узучы бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән активларга, юмарт малтабарларга, үзешчән сәнгать коллективларына һәм әлбәттә инде, тугры тамашачыларга рәхмәт сүзен ирештерде. Татарстан республикасы Рәисе Р. Миңнехановның котлау сәламен Татарстан республикасы атказанган артисты С. Рангулова җиткезде.

Бәйрәмне котларга Казан, Сургут, Лангепас, Нижневартовск һ.б шәһәрләрдән дә кунаклар килгән иде.

Уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм бер тында үтеп китте. Бәйрәм тантанасы көрәш ярышлары батырын билгеләү белән тәмамланды. Көрәш ярышларында яңа көрәшче егетләр ачыкланды. Истәлекле бүләкләр тапшырылды, биредә дуслык һәм элемтәләр ныгытылды бу көнне.

Гөлчәчәк Галимова, “Туган як” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– “Зарыгып көтеп алган бәйрәм бик тиз үтеп китте. Ерак шәһәрләрдән килгән дусларыбыз белән аралашкач күңелдә ышаныч артты, аларның зур ярдәмен тойдык, киләчәк бәйрәмнәрне дә бергәләп каршы алырга насыйп булсын. Барлык килгән кунакларга чиксез зур рәхмәтләремне белдерәм. Мондый зур чараларны үткәрүдә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе Р. Гизатулин командасына, “Төбәк татар яшьләр берлеге” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Л. Ибраһимова һәм аның “Яшьлек” ансамбле кызларына, Лангепас шәһәреннән килгән “Якташлар” ансамбленә, Нижневартовск, Когалым шәһәре йолдызларына һ. б чиксез зур рәхмәтләремне әйтеп, иҗади уңышлар теләп калам. Татарстан республикасы атказанган артистлары С. Рангулова, С. Гашигуллина бәйрәмебезгә аеруча ямь өстәде. Быелгысы елны безнең шәһәрдә көрәш көчле форматта үтте. “Югра төбәге Көрәш федерациясе” безне үз канаты астына алды. Көчле судьялар белән таныштык, көрәш батырларының көрәшү ярышларын зурлар гына түгел, ә балалар, яшүсмерләр зур кызыксыну белән күзәтте. Диләрә ханым Родомакина белән киләчәк тә дә элемтәдә булачакбыз. Милли кулэшләнмәләре, милли ашлар белән танышу мөмкинлеге булды. Милли җанлы активларның зур тырышлыгы аеруча зур хөрмәткә ия. Ни дисәң дә “Сабантуй” бәйрәме – дуслык, милли рух бәйрәме. Аның асылын да бергәләп саклаганда гына киләчәк буынга калачак. Шөкер, хакимиятебез җитәкчелеге һәръяклап ярдәмен күрсәтеп тора. Быелгысы елны кабаттан бердәмлекнең нинди зур көчкә ия булганын кабаттан аңладык. Киләчәктә дә безне уртак проектлар көтеп торсын. Тыныч илебездә дус-тату яшәсәк иде.”

Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*