Гали авылы эшкуары, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, Гали авылында үткәрелгән беренче Бөтенроссия авыллар сабантуе, ат чабышлары, “Халкым минем” фестивале кебек матур чаралар үткәреп, халкы өчен хәләл малын һәм үзен жәлләмәгән Расих Мөҗаһит улы Латыйповның вафатына 6 мартта бер ел тула.
Шул уңайдан унынчы “Халкым минем” иҗат фестивале мәрхүм Расих Латыйпов истәлегенә багышлана. Бу чара 17 февральдә, иртәнге сәгать 10да Гали авылының Мәдәният йортында үткәреләчәк. Фестивальгә өлкәбезнең үзешчән сәнгать коллективлары чакырыла.
Расих Латыйпов истәлегенә хатирәләр җыентыгы да әзерләнгән. Тиздән ул Казанның «Ак бүре» китап нәшриятендә дөнья күрәчәк. Бу җыентыкта Расих турында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи. Гали авылында Расих Латыйпов истәлегенә багышлап уздырылачак «Халкым минем» иҗат фестивалендә бу китап катнашучыларга да бүләк ителәчәк.
Тамашачыларны фестивальдә катнашырга чакырабыз!
Оештыру комитеты һәм ЛАТЫЙПОВЛАР гаиләсе.
http://samtatnews.ru сайтыннан алынды