Борай район мәдәният йортында “Гаилә учагы” фестиваль-конкурсы үтте.
Русия Президенты Владимир Путин — 2018 елдан башлап Балачак унъеллыгы, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов агымдагы елны республикада Гаилә 
Әлеге чара да шушы вакыйгаларга багышланды. Анда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Альбина Хәлиуллина, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов катнаштылар. Фестивальне район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова һәм Бигәнәй авыл клубы мөдире Кадыйр Халиков ихласлык белән алып барды. Гаилә кыйммәтләренең асылын яхшы аңлаган хөрмәтле ата-аналар, инде оныклар тәрбияләүче өлкән буын вәкилләре, караучысыз калган сабыйларга йөрәген ачкан патронат ата-аналар хөрмәтле кунаклар буларак чакырылды.

– Гаилә елын ачуның беренче киңкүләм чарасын Борай районында оештыру очраклы түгел. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте биш ел элек Президент гранты исәбенә “Татар гаиләсе” конкурсын да Борай җирендә башлап җибәргән иде. “Гаилә кыйммәтләре – изгелек, мәхәббәт һәм акыл чыганагы” проекты кысаларында үтүче әлеге чара исә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештырган конкурста катнашып, җиңеп алган субсидия исәбенә гамәлгә ашырыла. Әлбәттә, аны оештыруда безгә, һәрвакыттагыча, Борай районы хакимияте дә зур ярдәм кулы сузды. Алга таба исә “Гаилә учагы” фестиваль-конкурсы Дүртөйле һәм Бәләбәй районнарында да үтәчәк, — диде Римма Үтәшева.
Ул туган телне, гореф-гадәтләрне саклауда гаиләнең ролен берни белән дә чагыштырып булмавын билгеләде.

Фестивальнең иң матур өлеше бәйгегә чыккан гаиләләр белән танышу булды. Иске Бикмәттән Ситдыйковлар өч кыз үстерә. Видеоязма аларның көндәлек мәшәкатьләрен бик тулы чагылдырды. Бу гаиләдә сәнгатькә мәхәббәт аерым урында тора, чөнки әти һәм әни 
Баһаветдиновларны районда иң элек гаилә башлыгы аша беләләр. Ленар район дәваханәсенең хирургия бүлеген җитәкли, хатыны Альбина — шәфкать туташы. Гаять җаваплы хезмәт башкаручы гаилә башлыгының сәхнәдә истә калырлык образлар тудырырга вакыты та, көче дә җитүенә гаҗәпләнәсе генә кала. Балалары һәркайсы үзенчә сәләтле: колледж студенты Айваз һәм мәктәп укучысы Марат — биючеләр, кечкенә Нурия гимнастика белән шөгыльләнә.
Биш бала тәрбияләүче Хәмәтьяровлар икесе дә җаваплы вазыйфа башкара. Светлана Таһир кызы “Ана даны” медаленә лаек булды. Бүген ике кызлары югары уку йортларында белем ала, ике малайлары — мәктәп укучысы, иң кечесе балалар бакчасына йөри. Видеоязмадан шуклык-шаянлыклары, мәшәкатьләре белән һәркайсы үзенчә яраттырган балаларны күреп, бу гаиләнең сөенечле мәшәкатьләренә сокланасың. Әниләренең җыры да гаиләне бергә туплаучы гимн булып яңгырады.
Хәләл ризык җитештерүче Зариповлар – республикада да билгеле эшкуарлар. Ике бала 
Бакалы авылында Биктиевлар ата-баба нигезенә кот биреп яши. Флүн — балта остасы, гомумән, кулыннан килмәгән эш юк. Хәләле Гөлназ белән өч бала үстерәләр. Җыр-биюгә дә оста Флүн — китапханә мөдире, Гөлназ — хат ташучы. Гаиләдә кызлар да сәнгатькә тартылып үсә, бу юлы да аларның олысы әниләре белән парлап татар биюе башкарып, кечеләре әтиләре белән җырлап сокландырды.
Фәхрәзиевларның балалар бакчасында үткәрелгән конкурста катнашуына кайчан гына иде, хәзер балалар үзләре сәхнә тота. Балалары әтиләре турында алтын куллы кеше дип бик дөрес әйтә, Альберт җырчы, гитарачы да, ә “Газсервис” оешмасында алыштыргысыз хезмәткәр. Үзенә төбәлгән яратулы карашлардан балкып торган Антонина да җаваплы вазыйфа башкара, “Россельхозбанк”ның район бүлеге мөдире.
Гаиләләр белән танышу 1нче һәм 5нче балалар бакчалары, балалар иҗат йорты коллективлары, “Жемчужинка”, “Инеш” вокаль, “Дуслык”, “Энҗеләр”, “Созвездие” бию ансамбльләре чыгышлары белән үрелеп барды. Күркәм гаиләләрне, Борайдан Әхмәтовлар, Яңа Бикмәттән Галимуллиннар, Каенлыктан Мөфтиевлар гаиләләре дуэтлары сәламләде. Йомгаклау өлешендә кунаклар чагу чыгышлардан алынган хис-тойгылар дулкынында сәхнәгә күтәрелде. Бу бәйгедә бердәмлеге, татулыгы, үзенчәлекле сәләте белән һәр гаилә җиңүче булды, дип билгеләнде һәм аларның һәркайсына дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Туган тел, гореф-гадәтләр онытыла дибез. Мин бүгенге фестивальдән чыгып телебезнең дә, ата-бабаларыбыздан килгән күркәм гамәлләрнең дә киләчәккә юл алуына ышанам, — диде Римма Үтәшева.
Фәнзилә Батталова, Борай районы, “Кызыл таң” газетасыннан алынды