Балтач районының “Хыял” яшьләр үзәгендә Балтач урта мәктәбе hәм Гимназиянең башлангыч класс укучылары арасында чара узган. Бирегә Балтач район прокуроры- Шарифуллин Ф.Г., район мәгариф булегенең тәрбия эшләре методисты – Фаязова Р.С., район эчке эшләр булегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы- Назипова Л.Г., балигъ булмаган балалар комиссиясе белгече- Даутова А. Н., халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы- Корбанова Э.В. килгән.
Әлеге чара балаларны үзара дуслаштыру hәм бер-берсен якыннанрак белү максатыннан, танышу белән башланып киткән. Укучыларның эчке хәләтен ачыклауга багышланган тренинглар оештырылган. Биредә балалар үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашканнар.
Чара 2 команда арасында “Күңелле стартлар” белән тәмамланган.