tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта “Күңелле стартлар” узган.
Балтачта “Күңелле стартлар” узган.

Балтачта “Күңелле стартлар” узган.

Балтач районының “Хыял” яшьләр үзәгендә Балтач урта мәктәбе hәм Гимназиянең башлангыч класс укучылары арасында чара узган. Бирегә Балтач район прокуроры- Шарифуллин Ф.Г., район мәгариф булегенең тәрбия эшләре методисты – Фаязова Р.С., район эчке эшләр булегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы- Назипова Л.Г., балигъ булмаган балалар комиссиясе  белгече- Даутова А. Н., халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы- Корбанова Э.В. килгән.

Әлеге чара балаларны үзара дуслаштыру hәм бер-берсен якыннанрак белү максатыннан, танышу белән башланып киткән. Укучыларның эчке хәләтен ачыклауга багышланган тренинглар оештырылган. Биредә балалар үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашканнар.

Чара 2 команда арасында “Күңелле стартлар” белән тәмамланган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*