Софиядә шәһәренең иң үзәк паркында 4нче тапкыр сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыручы – Әлфия Димитрова җитәкчелегендәге “Волжские Булгары” оешмасы.

Бәйрәм белән Болгариядәге Россия илчесенең киңәшчесе Михаил Барилович, Болгариядәге Россия илчесенең мәдәният буенча киңәшчесе Алексей Новоселов, ЮНЕСКоның баш сәркатибе Искра Андреева, Болгариянең халык депутаты Петр Петров котлады.
Казаннан килгән җырчылар Әлфия Рамазанова, Рамил Закиров, баянчы Наил Сәгъдиев, Ханты –Манси округындагы Покачи поселогының “Туган як” ансамбле Сабантуйның бизәге булды.
Казан мэриясе туклану буенча идарә вәкилләре милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар уздырды.
Софиядәге сабантуй яшьләр өчен заманча әзерләнгән дискотека белән тәмамланды.







