tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 164)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

“Камаз-мастер” спортчысы Илгизәр Мәрдиев вафат

Күп тапкыр “Дакар” раллиенда катнашкан “Камаз-Мастер” командасы вәкиле Илгизәр Мәрдиев кичә кич фаҗигале төстә һәлак булды. Спортчы “Пихта” ял базасы тирәсендә квадрациклда һәлак булган. Бүген Мәрдиевне соңгы юлга озаттылар. Узган елгы интервьюсын укып, Илгизәр абыйны искә алыйк

Дәвам »

Дуслары һәм туганнары туган көнендә Туфанны искә төшерделәр

Бүген 25 августта  үзе исән булса, танылган язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 79 яшь тулган булыр иде. Вафатыннан соң өченче туган көнен аның туганнары, дуслары каберен зыярәт итеп, туган ягында, туган авылында спектакльләр күрсәтеп каршы алалар. 23 -25 август көннәрендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театры язучының туган ягында “Нәзер” спектаклен күрсәтә. Туган көне – 25 августта былтыр ...

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буйлап киткән урамга исем сайларга тәкъдим итте

Узган атнада твиттерда бирелгән сорауга җавап рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Казансу яры буйлап төзелеп килүче урамга исем сайларга тәкъдим итте. Интернет халкы тиз арада йөзләгән вариант яудырды. Татарча исемнәр арасында: Нурлы Казан, Казан утлары, Мәхәббәт, Нурлы яр, Яшьләр кебекләр күренгәләде. Яр буе урамының Кремльгә барып җитә торган башы Универсиада үткән көннәрдә әзер иде. Былтыр җәй буе да ...

Дәвам »

Татарча-русча сүзлек кесәдә!

Бу җәйдән Android системалы смартфон хуҗалары кесә телефоннарына бушлай татарча-русча һәм русча-татарча TatDict сүзлеген күчертеп алу мөмкинлеген алдылар. Ясалышы дизайн ягыннан да, эшләве ягыннан да уңайлы. Сүзлектә 60 мең сүз тупланган. Мисаллар да китерелүе сүзлекнең дәрәҗәсен бермә-бер арттыра. Реклама булмавы да куандыра. Элегрәк куйган сүзлегем бу ягы белән ачуны шактый китерә. Татар телен өйрәнегә теләүчеләр һәм, гомумәк кызыксынучылар бу кушымтаны google play дан ...

Дәвам »

Мәскәүдә Татарстан көннәре үтә

20 августта, Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре башланды. Искәртеп узабыз, 20-24 августта мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын татар халык мәдәнияте, традицияләре һәм тарихы белән танышу мөмкин булган төрле очрашулар көтә.

Дәвам »